Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Мәскәүдәге хәрби парадта беренче тапкыр Украинага һөҗүмдә кулланыла торган дроннар күрсәтелде


Бу “Герань”, “Орлан”, “Ланцет”, “Гарпия”, Zala дроннары.

Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, парадта 11 мең хәрби, шул исәптән Украина сугышында булган 1500 сугышчы катнашкан.

Парад вакытында Путин янында трибунада Кытай башлыгы Си Цзиньпин утырды. "Дождь" проекты Путин янында утырган башка кайбер кешеләрне дә ачыклады. Алар арасында Кара диңгез флотының 810нчы гвардия диңгез пехотасы бригадасы хәрбие Владислав Головин бар. "Миротворец" сәхифәсе язуынча, ул Мариуполь халкын үтерүдә катнашкан.

Шулай ук парадта "Пятнашка" бригадасы командиры Ахра Авидзба да булган. Әлеге бригада Донецки өлкәсендә хәрби җинаятьләр кылуда гаепләнә.

"Агентство" язуынча, Путин артында 2024 елның августында Курски өлкәсендәге бәрелешләрдә һәлак булган 45 яшьлек подполковник Сергей Чебеневның тол хатыны һәм балалары утырган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG