Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия югары мәхкәмәсе "Баймак эше"дә гаепләнгән биш кешегә җәза мөддәтен киметте


Баймактагы протестлар. 2024 елның 17 гыйнвары
Баймактагы протестлар. 2024 елның 17 гыйнвары

Бу шундый беренче очрак.

6 май көнне Удмуртия югары мәхкәмәсе "Баймак эше"ндә гаепле дип табылган биш кешенең җәза мөддәтен үзгәртте.

Мәхкәмә Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаевка чыгарылган карарны 8,5 елдан 5 елга, Фәнүр Хажинны 6 елдан 4,2 елга, ә Фәнгиз Шәрифгалиевны 5,5 елдан 4 елга калдырды.

Бу "Баймак эше"нә бәйле аппеляциянең хөкем карарын үзгәрткән беренче очрак. Моңа кадәр мәхкәмә бөтен карарларны үз көчендә калдырып килде.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аны якларга Баймак мәхкәмәсе каршына йөзләгән кеше килде. Протестлардан соң Башкортстан эчке эшләр министрлыгы җинаять эшләре ачты. "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланды. 46 кешегә инде хөкем карарлары чыкты.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG