10 майда Пакыстан Һиндстанга каршы "Ныклы дивар" исемле хәрби чара башлады. Исламабад бу гамәлне илнең суверенлыгын һәм "эзәрлекләнүче ватандашларын" яклау ихтыяҗы белән аңлатты.
Медиалар хәбәр итүенчә, Пакыстан армиясе Һиндстанның берничә хәрби корылмасына һөҗүм иткән. Удхампур һәм Платханкот хәрби һава ныгытмалары зыян күргән, бер снаряд склады юк ителгән диелә. Geo TV чыганаклары белдерүенчә, Пакыстан киберһөҗүм ярдәмендә Һиндстанның 70% электр челтәрен эштән чыгарган.
Рәсми булмаган мәгълүматларга күрә, Пакыстан премьер-министры Шәһбаз Шәриф илнең атом сәясәте өчен дә җаваплы Дәүләт идарә шурасының кичекмәстән утырышын игълан иткән. Әмма илнең саклану министры Хавадҗа Асиф андый утырыш булмавын әйткән.
Һиндстан бу гамәлләрне кабул итеп булмаслык дип атады. Җавап буларак Һиндстан Нур-Хан, Мөрид һәм Шоркот һава ныгытмаларына ракетлар җибәргән. Ныгытмаларның берсе Исламабад янында урнашкан, дип белдергән Пакыстан армиясе вәкиле.
The Times of India басмасы хәбәр итүенчә, Һиндстанның 26 районына дроннар һөҗүме ясалган.
Моннан тыш Һиндстан хәрбиләре Пакыстан чигенә күчерелә. Илнең кораллы көчләре хәрби әзерлек хәләтендә кала.
АКШ дәүләт сәркатибе Марко Рубио Пакыстан армиясе баш идарәчесе Асым Мөнир белән сөйләшкән һәм ике тарафны да киеренкелекне бетерү юлларын табарга чакырган. Дәүләт департаменты белдерүенчә, Рубио Исламабад белән Дәһли арасында диалог булдыруда АКШ ярдәмен тәкъдим иткән.
Һиндстан белән Пакыстан арасындагы вазгыять 22 апрельдә Һиндстан контролендәге Кашмирда һинд туристларына кораллы һөҗүм ясалганнан соң кискенләште. Һөҗүм өчен җаваплылыкны исламчы сепаратист төркем үз өстенә алды. Һиндстан хакимиятләре террор акты дип бәяләгән бу һөҗүм нәтиҗәсендә 26 кеше һәлак булды. Һөҗүм итүчеләрнең икесе Пакыстан ватандашлары диелде.
6 май кичендә Һиндстан кораллы көчләре Пакыстанга һөҗүм итте. Максат террорчылыкка әзерлек алып барылган инфраструктураны юк итү диелде. Җавап буларак Пакстан һава киңлеген япты һәм ракетлар белән һөҗүм итте.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!