ФСБ чик буе хезмәте хисабына күрә, 2025 елның беренче кварталында Русиягә Төньяк Кореядан бары 300 кеше генә кергән, ә 2024 елда алар якынча 13 мең булган.
Бу хакта ФСБ хисабына сылтанып "Медиазона" яза.
Төньяк Корея ватандашларының Русиягә күпләп килүе узган елның өченче һәм дүртенче кварталында башланган. Аларның килү максаты уку белән бәйле дип әйтелә. Әмма Русия мәгариф министрлыгы мондый күләмле программнар турында әйткәне булмады. Басма мәгълүматынча, Русия югары уку йортларында чит ил ватандашлары өчен квоталар саны үзгәрешсез калган.
Шул ук вакытта Төньяк Кореяның меңнәрчә солдатын Украинадагы сугышта катнашу өчен җибәрүе турында хәбәрләр таралган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!