Беренче уйдырма: Советлар Берлеге сугышта бары тик 1941 елның 22 июнендә катнаша башлады
Рәсми совет тарихында да, хәзер дә СССР Икенче дөнья сугышына бары тик 1941 елда, Германиянең хыянәтчел һөҗүме нәтиҗәсендә генә тартылды дигән караш алга сөрелә. Моның ярдәмендә пропаганда Советлар Берлеген бары тик тынычлык яратучы, глобаль конфликт башлануына бернинди катнашы булмаган ил итеп күрсәтергә омтыла, янәсе, сугышка ул көтмәгәндә һәм һөҗүм корбаны буларак җәлеп ителде. Бу уйдырма мәктәп дәреслекләрендә генә түгел, төрле фильмнарда да киң таратыла.
Чынбарлыкта, төрле архив чыганаклары күрсәткәнчә, Советлар Берлеге Икенче дөнья сугышын башлап җибәргән вакыйгаларда үзе дә актив катнаша. 1939 елның 23 августында СССР һәм Германия арасында Молотов–Риббентроп пакты имзалана. Бу килешүнең яшерен протоколында Көнчыгыш Европаны үзара бүлешү турында сүз бара. Әлеге килешү нигезендә 17 сентябрьдә Кызыл Армия көнчыгыш Польшага бәреп керә һәм аның зур гына бер өлешен басып ала. Бу хәл Германия Польшага һөҗүм иткән 1 сентябрьдән соң ике атнадан соң була.
Әмма 1941 елга кадәр дә СССР хәрби әзерлек эшләрен башка юнәлешләрдә дә алып бара. 1939 елның ноябрендә Советлар Берлеге күрше Финляндиягә һөҗүм итә, тарихка бу "Кышкы сугыш" дигән исем белән кереп кала. СССР Финляндияне көнчыгыштагы кайбер җирләрен бирергә мәҗбүр итмәкче була, әмма Финляндия моңа каршы чыга һәм шуннан соң Сталин режимы аңа каршы сугыш башлый. Бу агрессия халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан көчле тәнкыйть утына тотыла. 1939 елның 14 декабрендә Милләтләр Лигасы СССРны агрессор итеп таный һәм аны оешмадан куып чыгара.
Икенче уйдырма: җиңүгә бары тик Советлар Берлеге тырышлыгы белән генә ирешеп булды
Совет пропагандасы дистә еллар дәвамында Икенче дөнья сугышында наци Германиясен тар-мар итүдә хәлиткеч рольне бары тик Кызыл Армия генә башкарган дип күрсәтергә тырышты. Беректәшләр ярдәме йә бөтенләй телгә алынмады, йә ул икенчел, әһәмиятсез булып күрсәтелде. Алмашка килгән Русия рәсмиләре дә даими шуны кабатлый.
Әмма тарихи фактлар башканы күрсәтә. Һитлер советларга каршы сугыш башлауга АКШ һәм Британия СССРга лендлиз програмы кысаларында зур күләмле ярдәм күрсәтә башлый: 1941–1945 елларда Советлар Берлегенә 400 меңнән артык йөк машинасы, 14 мең очкыч, 7 мең танк, миллионлаган тонна азык-төлек, дары, алюминий җибәрә. Әлеге ярдәм булмаса, Кызыл Армияне корал һәм азык белән тәэмин итү тәмам ишелеп, бу нациларның җиңүенә дә китерә алыр иде, дип исәпли бәйсез тарихчылар.
1944 елның июнендә Европада икенче фронт ачылуы (Оверлорд операциясе) да Кызыл Армия өчен зур ярдәм була. Вермахт Европа көнбатышындагы Нормандиягә десант төшкән беректәш гаскәрләргә каршы тәҗрибәле дивизияләрен күчерергә мәҗбүр була. Бу Кызыл Армиягә германнарның Көнчыгыш фронтында алга баруны җиңеләйтә.
Беректәш дәүләтләрнең һава һөҗүме кампаниясе дә зур роль уйный: алар Германия шәһәрләренә һәм аның сәнәгатенә киңкүләм һөҗүмнәр оештырып тора. Бу һөҗүмнәр нәтиҗәсендә Германиянең хәрби потенциалын әкренләп таркалуга китерә, ул 1945 ел башына коллапс чигенә җитә – бу бигрәк тә АКШ һәм Британия авиациясе тарафыннан заводларны системлы рәвештә юк итүгә бәйле. Бу фактларны тану Советлар берлегендәге халыкның батырлыгын киметми, ә фәкать җиңүгә китергән башка мөһим сәбәпләрне дә күрсәтә.
БУ ТЕМАГА: Икенче дөнья сугышы турында совет чоры уйдырмаларыӨченче уйдырма: СССР сугышка әзер булмаган һәм дошманның көтелмәгән һөҗүменә дучар ителгән
Совет һәм хәзер инде Русия пропагандасы 1941 елның 22 июнендә Германия һөҗүме Советлар өчен көтмәгән бер хәл булуын кабатлап килә. Ил сугышка әзер булмаган, аңа хыянәтчел һөҗүм ясалган дигән караш алга сөрелә.
Әмма тарихи тикшеренүләр һәм архив документлары СССРның сугыш ихтималына җитди әзерлек алып баруын раслый. Аерым алганда, сугыш башланганчы, Кызыл Армиянең күләме сизелерлек арткан. 1939 елның сентябренә СССРда 99 дивизия булса, 1941 елның июненә алар саны 303кә җиткән. 1940 елда МП‑40 дигән мобилизация планы кабул ителә, аннан соң МП‑41 планы да әзерләнә. Бу илнең зур масштаблы хәрби әзерлек алып барганын күрсәтә.
Моннан тыш, 1927–1937 елларда көнбатыш чикләрдә 13 ныгыту районы төзелә. 1938–1939 елларда тагын 8 ныгытылган объект салына башлый, 1940–1941 елларда – тагын 20се. Әмма Германия һөҗүм иткән мизгелдә әлеге корылмаларының күбесе тулысынча әзер булмый, бу исә саклану чараларының төгәлләнмәвен күрсәтә.
Әмма барлык әзерлек чараларына карамастан, Сталин һәм совет җитәкчелеге Германиядән килгән куркынычны дөрес бәяләми. Сталин 1939 елда үзе белән килешү төзегән Һитлерның һөҗүм итү мөмкинлегенә ышанмый, күзләү кисәтүләрен игътибарга алмый.
Дүртенче уйдырма: 28 панфиловчы батырлыгы
1941 елның 16 ноябрендә Дубосеково тимер юл чаты янында 50 алман танкына каршы соңгы сулышына кадәр көрәшкән 28 панфиловчы турында хикәя Советлар берлеге вакытында батырлык символы буларак киң таратылды. Рәсми версиягә күрә, алар барысы да һәлак була, ләкин чигенми. Аларның соңгы сүзләре дип: "Русия зур, тик чигенергә ярамый – артыбызда Мәскәү" кебек җөмлә кабатлана.
1948 елда СССРның Баш хәрби прокуратурасы тикшерү үткәрә һәм кайбер сугышчыларның исән калганын ачыклый. Алар арасында хәтта дезертирлык өчен хөкем ителүчеләр дә була. Шулай ук, бу тарихның күп өлеше уйлап чыгарылган булуы, ә аның нигезендә "Красная звезда" газетасы журналисты Александр Кривицкийның тикшерелмәгән, уйдырма язмасы ятканлыгы билгеле була.
Дубосеково янында чыннан да каты сугыш була, һәм генерал Панфилов җитәкчелегендәге 316нчы дивизия сугышчылары Мәскәүне яклап зур батырлык күрсәтә. Рәсми пропаганда исә әлеге батырлыкны чынбарлыктан аерып, идеологик максатларда әкияти формага сала.
Азатлык Радиосы бу уйдырма турында элегрәк тәфсилләп язган иде.
БУ ТЕМАГА: Сугыш мифлары: Панфиловчылар батырлыгы - әдәби уйдырмаБишенче уйдырма: Беренче Җиңү байрагын Рейхстаг өстенә Михаил Егоров белән Мелитон Кантария элгән
Рәсми совет пропагандасы белдергәнчә, Рейхстаг өстенә беренче байракны Михаил Егоров белән Мелитон Кантария элгән.
Чынбарлыкта, Рейхстаг өстенә кызыл байрак 1945 елның 30 апрелендә үк күтәрелә. Хәрби рапортлар буенча, аны 150нче укчылар дивизиясенең сугышчылары — сержант Михаил Минин, кече сержант Гази Заһитов, Алексей Бобров һәм старшина Алексей Лисименко элә. Бу гамәл бинада әле дә сугыш барган шартларда башкарыла.
Әмма 1 майда, пропаганда максатларыннан, махсус фотосессия үткәрелә. Анда грузин милләтеннән Мелитон Кантария һәм урыс Михаил Егоров катнаша. Сталин режимы соңрак нәкъ менә аларны "рәсми рәвештә Җиңү байрагын элүчеләр" итеп таныта.
Бу миф турында да Азатлык элегрәк язган иде.
БУ ТЕМАГА: Сугыш мифлары: Рейхстагка Җиңү байрагы элгән татар🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!