6 май көнне Казанда мәхкәмә дүрт мөслимәне сак астында калдыруны тагын өч айга - 16 августка кадәр озайтты. Әлеге аналар инде ярты елдан артык Казандагы Тикшерү изоляторында утыра.
Узган елның 16 сентябрендә Татарстанда Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) дүрт мөслимәнең Ләйсән Садыйкова (1985), Алсинә Хәйруллина (1987), Рания Вәисова (1987), Альбина Вәлиәхмәтова (1989) өендә тентү уздырды. Ул көнне тентү турында бернинди медиаларда мәгълүмат чыкмады. Тагын ике көннән, 18 сентябрь иртүк рәсми сайтларда Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) дүрт мөслимәнең зур җинаятьчеләр кебек тоткарлануы турында видео таратты.
Гадәттә әлеге видеолар бер төслерәк була. Тыелган ислам китаплары табылды дип хәтта Коръән китапларын күрсәтәләр, телефоннар, флешкаларны таратып салалар. Кешенең үз гаиләсе белән яши торган фатирын "яшерен җыелу урын" дип атыйлар.
Бүгенге көндә инде кәгазь китаплар кулланылмый, чөнки күп әйбер интернетта диярлек, шуңа да карамастан куәт оешмасы хезмәткәрләре элекке җинаять эшләре вакытыннан калган китапларны кулланып, шуларны күрсәтергә мөмкиннәр. Кыскасы, элек төшерелгән кадрлар да кулланыла.
Мөслимәләрне тоткарлау вакытында да төрле видеокадрлар кулланылды. Шул ук көнне Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә утырыш узды. Анда мөслимәләр чикләү чарасы буларак үзләрен тикшерү изоляторына утыртмауны, өй сагына чыгаруларын сорасалар да, мәхкәмә бу үтенечне кире какты. Шулай итеп, кечкенә балалары булган аналарны мәхкәмә 16 ноябрьгә кадәр СИЗОга җибәрде. Азатлык чыганаклары хәбәр итүенчә, 8 ноябрь көнне инде чираттагы мәхкәмә утырышы узып, мөслимәләрне сак астында калдыруны өч айга, ягъни 16 февральгә кадәр озайтканнар. Утырышка кызларның якыннары гына кертелгән. Февральдә үткән чираттагы мәхкәмә утырышында да ниндидер яңалык булмаган, сак астында калдыруны май аена кадәр озайтканнар иде.
Шул ук вакытта мөслимәләрнең балалары ятим үсә. Мисал өчен, сак астына алынганда Ләйсән Садыйкованың (1985) балаларына сигез һәм биш яшь иде. Интерьер дизайнеры булып эшләгән Садыйкова Питрәч районы Царево бистәсендә яшәгән. "Вконтакте" социаль челтәреннән күренгәнчә, шактый актив тормыш алып барган, мөселманнар белән бәйле күп чараларда катнашкан.
Садыйковабалаларын ялгыз тәрбияләгән.
Алсинә Хәйруллина өч бала анасы. Аналарын сак астына алганда олысына - ун, уртанчысына - биш, төпчегенә бары өч яшь була. Ире төрмәдә утыра, әмма җинаять эше дини маддә белән бәйле түгел. Алар Казанда яшәде.
Альбина Вәлиәхмәтованың 11 һәм 9 яшьлек ике баласы бар. Аның ире "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 16 елга хөкем ителде. Бу хакта Азатлык Радиосы элек язган иде. Альбина Казанда математикадан репетитор буларак акча эшләгән.
Рания Вәисова әле күптән түгел кияүгә чыккан, гаиләнең әле балалары юк.
Өч мөслимәнең дә балалары башлыча әби-бабай карамагына калган.
БУ ТЕМАГА: "Безнең балалар террорчы түгел"Русиядә мөселманнарны "Хизб ут-Тәхрир" хәрәкәтенә катнашы булуда аудио-видеоларны кулланып гаеплиләр, нигездә бу аудиолар берәр җыелышлар вә дини бәйрәмдә яздырылган була. Анда мөселманнар ислам һәм сәяси темаларга сөйләшә.
Аудио һәм видеолардан тыш, яшерен шаһитларны кулланалар. Җинаять җаваплылыгыннан качучылар яки гаепләүне үз өстеннән төшерү өчен шаһит булырга ризалашучылар да очрый. Гәрчә ялган сөйләү ачыктан-ачык ярылып ятуга карамастан, әлеге шаһитлар биргән мәгълүмат гаепләү эше нигезенә ята.
Күп адвокатлар террорчылык белән бәйле җинаять эшләренә алынырга шүрли. Әлеге мөслимәләрнең дә икесенең генә ялланган адвокатлары бар.
Мөслимәләр сак астында Казанның 2нче тикшерү изоляторында утыра. Әлеге эш нигезендә Русиядә беренче мөслимә Алла Беспалованы 2018 елда хөкем иттеләр. Хәзер инде ул иреккә чыкты.
Әлмәттә бу маддә нигезендә дүрт мөслимә - Айгөл Әхмәтова, Гөлия Мөхәммәтҗанова, Эльвира Әхмәтҗанова һәм Ирина Фәрраховага карата эш ачылган иде. Алар өй сагына җибәрелде, әмма Русиядән качып китте. Мөслимәләр 2016 елның 24 мартында тоткарланган иде. Хәзер алар эзләүдә.
2008 елны Казанда шулай ук ике мөслимә - Лилия Габдрәфыйкова (элек Имамиева) шартлы рәвештә 1,5 елга, Динә Әмирова 2,5 елга шартлы хөкемгә тартылды.
Белешмә: Хизб ут-Тәхрир
"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.
"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.
Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!