26 апрельдә Казан үзәге татарча гөрләп алды. Татарстан башкаласының Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм!" чарасы йөзләгән кешене бер урынга җыйды. Һәр елдагыча сәхнәдән яңа буын, альтернатив башкаручылар чыгыш ясады. Өлкәннәр сәерсенеп карасалар, яшүсмерләр сәхнәдәгеләргә битараф түгел иде. Чараның Бауман урамында очрашу сәгате урынында булуы оештыручыларга да, тамашачыларга да уңайлы иде.
"Мин татарча сөйләшәм!"

1
"Үзебез" хәрәкәте әйдаманы, журналист Римма Бикмөхәммәтова һәм татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин "Татар теленә игътибарсызлык өчен" антипремия ияләрен игълан итә

2
Тамашачылар арасында алып баручыларның берсе - Фәнил Вакказов

3
Оештыручылар, җырчы, башкаручылар

4
Мөслимә тамашачылар

5
Тәбриз Яруллин татарчаны актив кулланучы "Мегафон" ширкәте вәкиле белән

6
"Мин татарча сөйләшәм!" тамашачылары

7
Сәхнәдә автор-башкаручы Альберт Исмаил иҗатташ дуслары белән

8
"Бибарс Сарай" тарихи-мәдәни ял комплексы вәкилләре

9
"Мин татарча сөйләшәм!" җан атарлары

10
Альберт Исмаил

11
Альтернатив башкаручылар

12
Автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев

13
Башкаручылар һәм тамашачы

14
"Болгар" радиосы вәкилләре

15
Яшь тамашачы

16
Яңа буын башкаручылары

17
Автор-башкаручылар Әмирхан Корбанов, Иттифак төркеменнән Назыйм кечкенә улы белән

18
Тамашачы

19
"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин дуслары белән

20
"Татар дозор" уенын оештыручылар активистларны тәбрикли